Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкаларын ябу

2021 елның 19 марты, җомга

Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең «Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза. Норматив хокукый актлар проектларын эшләү» темасына семинар-киңәшмә узды.

Стажировканың максаты - норматив хокукый актлар һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге проектларының сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче белем һәм күнекмәләрне алу.

Стажировканы ябуда юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, КФУ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, КФУ ДМИЮМ белем бирү программалары җитәкчесе Светлана Гранкина, министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов стажерларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшырды һәм алган белемнәрен киләчәктә дә нәтиҗәле куллануларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International