Коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы

2021 елның 19 марты, җомга

 Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.

Комиссия утырышында кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты, коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы хезмәткәр, Комиссия секретаре Константин Арсланов,

хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлеге башлыгы Наталья Казанцева, норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Эльмира Слепнева, җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Наилә Габидуллина, финанс бүлеге начальнигы Наилә Гыйззәтуллина, түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов чыгыш ясадылар.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

 1. 2020 елда Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлек турында.

 

1. 2020 ел йомгаклары буенча норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза турында.

 2. Коррупциягә каршы тору максатларында Министрлыкның бюджет акчаларын һәм мөлкәтен файдаланганда законнарны үтәүне тәэмин итү өчен Министрлыкта күрелә торган чаралар турында. 2020 елда Министрлык ихтыяҗлары өчен дәүләт заказын урнаштыру нәтиҗәләре һәм дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашырганда Министрлык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өлешендә идарәгә дәүләт биреме индикаторларының үтәлеше турында.

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 июлендәге 512 номерлы карары белән расланган «2015 – 2023 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы чараларының үтәлешен тикшерү кысаларында урыннарга чыгып тикшерү нәтиҗәләре турында. 

4. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының һәм җирле үзидарә органнарының «Интернет» челтәрендәге рәсми сайтларының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча бүлекләрен урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне үтәү мониторингының 2020 ел йомгаклары буенча нәтиҗәләре турында.

5. Татарстан Республикасы прокуратурасының 2020 елдагы эш нәтиҗәләре турындагы мәгълүматы турында.

6. Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинг комитеты мәгълүматы турында.

 7. Коррупциягә каршы законнардагы яңалыклар турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International