Юстиция министрлыгында Татарстан дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләренең стажировкасы ачылды

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Юстиция министрлыгында агымдагы елда беренче тапкыр дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм муниципаль хезмәткәрләрнең «Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза» программасы буенча ике көнлек стажировкасы башланды.

Чараны ачу тантанасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова, ДМИЮМ белем бирү программалары җитәкчесе Светлана Гранкина һәм министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Стажировканы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының юридик бүлекчәләре, Арча район Советы Аппаратының юридик мәсьәләләр бүлеге җитәкчеләре, шулай ук Менделеевск муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе узачак.

Стажировка үткәрү норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеген оештыруны һәм гамәлгә ашыруны өйрәнүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International