2021 елның 1 гыйнварында «Татарстан Республикасында шәһәр җирлекләренең җирле үзидарә органнары белән дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре бирү буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне яңадан бүлү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына һәм «Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләре бирү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 26 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.
Кертелгән үзгәрешләр нигезендә, югарыда аталган республика законнарында каралган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру 2026 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды.