2021 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 29 декабрендәге 473-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме билгеләнгән.
Халыкка һәм эш бирүчеләргә мәгълүмат җиткерү максатыннан, республикада минималь хезмәт хакы турында белешмәлек эшләнде, ул «Файдалы мәгълүмат» өстәмә битендә беркетелде.