Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару буенча бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

РФ субъектлары башкарма хакимияте органнарының регистрларны алып бару өчен җаваплы вазыйфаи затлары һәм хезмәткәрләре катнашында онлайн-режимда муниципаль норматив хокукый актларның федераль регистрын һәм муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару буенча бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару тәҗрибәсе һәм күрсәтелгән эшчәнлекне камилләштерү буенча тәкъдимнәр турында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сөйләде. Шулай ук Хабаровск крае, Иркутск, Калининград, Омск һәм Саратов өлкәләре вәкилләре чыгыш ясады.

Конференциядә катнашучылар муниципаль норматив хокукый актларны системалаштыру, аларны әзерләү, алып бару сыйфатын арттыру, гражданнарның федераль регистрда булган актуаль һәм дөрес хокукый мәгълүматны ала алуларын тәэмин итү турында фикер алыштылар, шулай ук регистрлар алып барыла торган мәгълүмат системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләрен дә кузгаттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International