Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты курсантлары белән очрашты. Мөхәррәм Ибәтов студентларга хокукый җайга салу һәм дәүләт граждан хезмәтенең үзенчәлекләре, аның үсеш перспективалары, дәүләт граждан хезмәткәренең статусы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарихы турында сөйләде, шулай ук курсантларның төрле сорауларына җавап бирде.
Очрашу барышында курсантларга ТР Юстиция министрлыгының тарихы турында ТАССР юстиция халык комиссариаты оешуга 100 ел тулуга багышлап эшләнгән «Гаделлек һәм законлылык министрлыгы» документаль фильмын күрсәттеләр.