ТР тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсының финал этабы

2020 елның 9 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында «Үз һөнәрендә  иң яхшысы» исеменә конкурсның финал этабы узды.

Финал этабы конкурста катнашучылар тарафыннан йомгаклау тестын узу күздә тота.
Бүген тестлаштыруда «Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре» номинациясендә 7 кеше һәм «Авыл җирлекләреннән муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча иң яхшы җаваплы хезмәткәр» номинациясендә 5 кеше катнашты.

Һәр номинациядә җиңүчеләр конкурс комиссиясе утырышында расланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International