Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Утырыш барышында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыруның төп мәсьәләләре, шулай ук РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының методик рекомендацияләре, дәүләт хезмәткәрләренең сатып алуларны тормышка ашырганда шәхси кызыксынучанлыгын ачыклауга юнәлдерелгән эшләрне башкару өлешендә һәм агымдагы елның I яртыеллыгында республика дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турындагы белешмәләргә анализ ясау нәтиҗәләре буенча күзәтү турындагы мәсьәләләр каралды.

Чара барышында Рөстәм Заһидуллин Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Әнәс Гатауллинга ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган истәлекле медаль тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International