Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Алабуга суд районы буенча җәмәгать судьяларының суд участокларында булды.
Гадәттәгечә хезмәткәрләр белән актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан җәмәгать юстициясенең 20 еллыгы уңаеннан хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.
Күрсәтелгән суд районының 2 бинада урнашкан 4 участогы бар. Исегезгә төшерәбез, суд участокларының урнашу урыннары, территориаль судта каралу, эш графигы һәм башкалар турында тулырак мәгълүматны ТР җәмәгать судьялары порталында алырга мөмкин. http://mirsud.tatar.ru/