Татарстан Республикасы Балтач суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә

2020 елның 4 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина республиканың Балтач суд районы буенча җәмәгать судьялары участокларында булды, анда хезмәткәрләр белән эшлекле киңәшмә уздырды.  

Чара барышында җәмәгать судьяларына һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренә Татарстан җәмәгать юстициясенең 20 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан бүләкләр тапшырылды.

Әйтергә кирәк, Балтач суд районы буенча кайбер хезмәткәрләр күрсәтелгән участокларда Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясе барлыкка килгән вакыттан бирле эшлиләр. Коллегаларыбызга күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International