"Белем көне"нә багышланган бәйрәм чарасы

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

 Күркәм традиция буенча Юстиция министрлыгында бүген Министрлык аппараты һәм Казан шәһәре җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең быел беренче сыйныфка барачакибалаларын котладылар.

Яшь кунаклар өчен тәмле ризыклар, тематик конкурслар һәм уеннар белән күңел ачу программасы оештырылды. Балаларга Министрлык буйлап танып-белү экскурсиясе үткәрделәр, аның барышында алар юстиция министры Рөстәм Заһидуллин белән таныштылар.

Рөстәм Заһидуллин һәм министр урынбасары Надежда Рагозина балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек, яхшы билгеләр һәм укуларында уңышлар теләделәр.

Бәйрәм чарасы ахырында балаларга тантаналы рәвештә беренче сыйныф укучылары дипломнары һәм мәктәп кирәк-яраклары тутырылган бүләк җыелмалары тапшырылды, шулай ук очрашу истәлегенә Министрлык җитәкчелеге белән бергә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International