Казан шәһәре Совет суд районы буенча җәмәгать судьялары бинасын карау

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Бу елның мөһим вакыйгаларының берсе җәмәгать судьялары санын арттыру булды. Казан шәһәренең Совет районында өстәмә 2 участок булдырылды, шуларның берсе Яңа Азино ур., 43 адресы буенча урнашкан, анда Юстиция министрлыгы тарафыннан капиталь төзекләндерү үткәрелгән.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Казан шәһәре Совет суд районы җәмәгать судьялары биналарын һәм Казан шәһәре Совет районы буенча суд приставлары хезмәтенең 1 нче бүлегендә масштаблы капиталь төзекләндерүдән соң биналарны карады.

Шулай ук ТР Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР Судьялар советы рәисе Роман Гафаров, Казан шәһәре Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов, шулай ук Казан шәһәре Совет районы суды рәисе вазыйфаларын башкаручы Лилия Гыйниятуллина да  Казан шәһәре Совет суд районы җәмәгать судьялары тарафыннан башкарыла торган гадел хөкем итү шартлары белән таныштылар.

Чакырылган кунаклар, юстиция министры Рөстәм Заһидуллин белән бергә, яңартылган суд утырышлары залларын, судьялар кабинетларын, архив бүлмәсен һәм башка бүлмәләрне карап чыктылар, суд хезмәткәрләре һәм судка мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен тудырылган шартларның сыйфатын билгеләп үттеләр.

Ремонт эшләре барышында бинада тәрәзәләр, ишекләр һәм коммуникацияләр алыштырылды, бина заманча сак-янгын сигнализациясе, керү контроле һәм видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылды, суд участокларында гражданнарга уңайлы булсын өчен кирәкле бүлмәләр бар. Бинада халыкның аз хәрәкәтләнүче катламнары өчен шартлар тудырылган.

Чара йомгаклары буенча җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән гомуми җыелыш уздырылды, аның ахырында Министрлык һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнгән коллегаларыбызны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International