2020 елның беренче яртыеллыгында судлар эше йомгаклары буенча киңәшмә узды

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республиканың район (шәһәр) судлары вәкилләре белән 2020 елның беренче яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча Буа районы мәдәни үсеш үзәгендә узган киңәшмәдә катнашты.

Үз чыгышында Рөстәм Заһидуллин җәмәгать юстициясенең актуаль мәсьәләләре, аерым алганда, «2014 - 2023 елларга Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» дәүләт программасының «2014 - 2023 елларга җәмәгать юстициясе институтын үстерү» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Программа чаралары кысаларында Нурлат шәһәрендә җәмәгать судьялары бинасын капиталь төзекләндерү төгәлләнде, шулай ук Чистай шәһәрендә җәмәгать судьялары бинасын капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә, аларны агымдагы ел ахырына тәмамлау планлаштырыла.

Моннан тыш, икенче яртыеллыкта җәмәгать судьяларының, аларның аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңа билгеләнгән җәмәгать судьяларын  яңадан һөнәри әзерләү курслары уздыру планлаштырыла.

«Бу ел республиканың җәмәгать юстициясе өчен мөһим вакыйгаларга бай. Җәмәгать судьялары саны артты, Казан шәһәренең Совет районында өстәмә 2 участок булдырылды.
 Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе институтының 20 еллыгы мөһим вакыйга булып тора. Юбилей датасы җәмәгать юстициясенең формалашу этапларын бәяләргә һәм анализларга, казанышларны һәм уңышларны билгеләргә, булган проблемаларны хәл итү юлларын  һәм якын киләчәккә бурычларны билгеләргә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Рөстәм Заһидуллин.

Аннары Рөстәм Заһидуллин Буа шәһәр судының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты, тантана Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International