Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы затлар арасында "Үз һөнәрендә иң яхшысы" конкурсы игълан ителде

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен җаваплы хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатларында 2020 елның 4 августыннан «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсына документлар кабул итү игълан ителә.

Конкурс 2 номинация буенча үткәрелә:

«Административ комиссиянең иң яхшы җаваплы секретаре»;

«Авыл җирлекләреннән муниципаль регистрны алып бару өчен кирәкле  мәгълүмат җыю буенча җаваплылар арасында иң яхшысы».

Гаризалар бирү өчен кирәкле документлар исемлеге, конкурсны оештыру тәртибе һәм үткәрү шартлары «Җирле үзидарә» бүлегендә, «Үз һөнәрендә иң яхшысы» конкурсы» бүлекчәсендә урнаштырылган нигезләмә белән билгеләнгән.

Конкурста катнашу өчен документлар 2020 елның 3 сентябренә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International