ТР юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов гражданнарны видео аша кабул итте

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов республиканың Түбән Кама муниципаль районында яшәүче гражданнарны видео аша кабул итте.

Кабул итү барышында торак кооперативына салынган акчаларны кире кайтаруга, башкарма производстволар буенча суд приставлары тарафыннан хокуксыз түләттерелгән акчаларны кире кайтаруга, юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешедән акча түләттерүгә, түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм башкаларга кагылышлы сораулар бирелде.

Барлык сораулар буенча да гражданнарга тулы аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International