Татарстан Республикасы Юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.

Утырыш кысаларында каралды:

Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан 2019 ел йомгаклары буенча үткәрелгән социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре;

2019 ел өчен Министрлыкта дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат;

бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны гамәлгә ашыру максатыннан эчке финанс контролен һәм аудитны
 гамщлгщ ашыру нәтиҗәләре;

тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлешен тикшереп тору нәтиҗәләре;

2018-2020 елларга, 2020 елның I яртыеллыгында коррупциягә каршы торуның милли планын үтәү нәтиҗәләре;

2019 елда коррупциянең торышы һәм республикада коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат.

Утырыш юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә министрның коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы урынбасарлары, комиссия секретаре Константин Арсланов, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Антон Воробьев, җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Альбина Исхакова катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International