Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясе

2013 елның 25 гыйнвары, җомга

Бүген, 2013елның 25 гыйнварында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы уздырылды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ә.Ә.Сәфәров катнашты.
Төп нотык белән “2012 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше йомгаклары һәм 2013 елга бурычлар турында” юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады.
Ул коллегиядә катнашучыларга Министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында мәгълүмат җиткерде, шуларның берсе – Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының нормативлар иҗат итүне җайга салу, Министрлыкка кергән норматив хокукый актлар проектларына юридик һәм коррупциягә каршы экспертиза.
Аерым алганда, 2012елда нормативлар иҗат итү эшен оештыруны җайга салу тәэмин ителгән һәм 2012 елга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының закон проекты эшчәнлеге планы 100%ка үтәлгән.
“Татарстан Республикасында хокук куллану мониторингы турында” Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Министрлык Татарстан Республикасында хокук куллану мониторингын Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тарафыннан гамәлгә ашыру эшен оештыру һәм җайга салу буенча вәкаләтле орган итеп билгеләнде.
2012 елда Министрлык тарафыннан эшчәнлекнең аеруча мөһим өлкәләре буенча 2011 елда башкарылган хокук куллану мониторингы нәтиҗәләре турындагы нотык проекты әзерләнде һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында тәкъдим ителде.
Коллегиядә катнашучыларга “СССР һәм РСФСР хокукый актларын яисә аларның аерым нигезләмәләрен Россия Федерациясе законнарына инкорпорацияләү һәм (яисә) әлеге актларның Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булмавын тану эшен оештыру турында” Россия Федерациясе Президентының 18.03.2011 № 158-рп күрсәтмәсен гамәлгә ашыру буенча Министрлык эше хакындагы мәгълүмат тәкъдим ителде.
СССР һәм РСФСР хокукый актларын Россия Федерациясе законнарына инкорпорацияләү һәм (яисә) әлеге актларның Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булмавын тану максатларында 2013 елда 1960 елдан соң кабул ителгән әлеге актларның исемлекләрен булдыру эшен оештыру планлаштырыла.
Моннан тыш, СССР һәм РСФСР хокукый актларын Россия Федерациясе законнарына инкорпорацияләүгә һәм (яисә) әлеге актларның Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булмавын тануга бәйле рәвештә Министрлыктан Татарстан Республикасы норматив хокукый актларын Россия Федерациясе законнарына туры китерү буенча чаралар күрү таләп ителә.
Министр коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен хокукый тәэмин итүгә бәйле эш турында да сөйләде. Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза оештыруны һәм уздыруны камилләштерү максатларында Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты әзерләнде, анда Аерым норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тәртибе (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 01.06.2012 года № 461 карары) яңа редакциядә бәян ителә.
2013 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздырырга җаваплы вазыйфаи затлары өчен “Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза оештыру һәм уздыру” темасына ярдәмлек семинарлар үткәрелде.
Хәзерге вакытта Министрлык гражданнарга хокук гыйлеме бирү эшендә актив рәвештә катнаша. Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе белән берлектә түләүсез юридик ярдәмнең мобиль пунктлары эше оештырылды, бу консультантларга иң ерак авылларга һәм поселокларга барып җитәргә һәм гражданнарның хокукый проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Гражданнарга хокук гыйлеме бирүнең комплекслы эшен оештыру өчен республикада хокукый база булдырылды: “Татарстан Республикасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм хокук гыйлеме бирү системасын үстерү чаралары турында” Татарстан Республикасы Президенты Указы кабул ителде, 2011 - 2013 елларга халыкка хокук гыйлеме бирү һәм гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча озак сроклы максатчан программа расланды. Шушы норматив хокукый базадан чыгып, Министрлык Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе белән берлектә авыл җирендә яшәүче халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча күчмә мәгълүмат- консультация төркеме рәвешендәге сынау проектын гамәлгә ашыруга кереште. Мәгълүмат- консультация төркеменә (алмашынучан персональ составлы) 12 министрлык һәм ведомство белгечләре керә.
2012 елда 7 мәртәбә читкә чыгулар булды, алар барышында 412 гражданга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде: Кукмара, Спас, Чирмешән, Мамадыш, Алексеевск, Ютазы һәм Балык Бистәсе районнарында.
Авыл җирлекләре халкына мобиль мәгълүмат- консультация төркеме тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү Россия юристлары ассоциясенең хуплавына иреште һәм башка бүлекчәләргә дә тәкъдим ителде.
Юстиция министры коллегиядә катнашучыларга Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары тарафыннан гадел хөкем башкару өчен кирәкле шартлар тудыру буенча кабул ителгән чаралар турындагы мәгълүматны да җиткерде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 20.09.2012 № 778 карары белән “2013 – 2015 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе институтын үстерү” озак сроклы максатчан программасы расланды.
Программа чараларын үтәүгә өч ел эчендә 185 млн. 839,6 мең сум бүлеп бирү каралган.
Программа тиешле алымнар белән Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе эшчәнлегенең түбәндәге мөһим мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәчәк:
- суд участокларының хезмәт биналарында тиешле шартлар тудыру, шул исәптән биналарга капиталь һәм агымдагы ремонт ясау;
- җәмәгать судьяларының суд участоклары имнлеген тәэмин итү;
-республика җәмәгать юстициясе системасында мәгълүмат һәм коммуникация технологияләреннән файдалану һәм аларны үстерү өчен шартлар тудыру;
- җәмәгать судьяларын һәм аларның аппаратларын оптималь матди-техник тәэмин итүне камилләштерү һәм ныгыту;
- җәмәгать судьяларының һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру өчен шартлар тудыру.
Программаны гамәлгә ашыруның көтелүче ахыр нәтиҗәләре арасында түбәндәгеләрне күрсәтергә була: капиталь һәм агымдагы ремонт ясалган суд участоклары биналарының саны арту (13тән алып 51гә кадәр), техник ныгытылу дәрәҗәсе, террорчылыкка каршы тору һәм янгынга каршы тору дәрәҗәсе арткан суд участоклары биналарының саны арту (27 до 41), суд участокларының 70 пунктын беренче медицина ярдәме һәм индивидуаль ярдәм чаралары белән тәэмин итү, компьютер һәм оештыру техникасы белән тәэмин итү, җәмәгать судьяларын квалификация арттыру курсларына җибәрү, ел саен 63әр җәмәгать судьясы.
Министрлык тарафыннан суд участоклары эше барышына суд эшләрендә катнашучыларга, зат риза булган очракта, СМС-хәбәрләр җибәрү алымын кертү буенча эш алып барыла. Хәзерге вакытта 13 меңнән артыграк СМС-хәбәр җибәрелгән һәм әлеге хезмәт күрсәтүдән файдаланырга теләүчеләр саны ай саен якынча 20%ка арта, бу әлеге хезмәт күрсәтүнең кирәклеге турында сөйли, моннан тыш, ул почта чыгымнарын киметүгә дә китерә.
Министрлык эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе – Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару. Хәзерге көнгә Регистрга 35 000тән артык акт кертелгән. 2012 елда Минюст тарафыннан муниципаль актларга карата үткәрелгән юридик экспертиза нәтиҗәсендә законнарга каршы килә торган 1020 акт ачыкланган, бу актлар Регистрына кертелгән актларның 24%ын (1/4 диярлек) тәшкил итә.
2012 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының кеше һәм граждан хокукларына, ирекләренә һәм бурычларына кагылучы, ведомствоара характердагы оешмаларның хокукый статусын билгели торган норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу эше дәвам итә.
Үткән ел Татарстан Республикасы министрлыкларының һәм ведомстволарының 374 норматив хокукый акты теркәлгән.
Министрлык Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә ведомство норматив хокукый актларын бастырып чыгаруга бәйле проблемаларны хәл итүгә күп көч куя.
Теркәлгән актларны Министрлыкның хокукый мәгълүмат буенча махсус сайтында урнаштыруны күз алдында тота торган Татарстан Республикасы законы проекты Минюст тарафыннан эшләнде. Үз чиратында Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Минюст җибәргән техник задание нигезендә мәсьәләнең техник ягын әзерләү белән шөгыльләнә. Әлеге чараны күрү башкарма хакимияте органнарының республиканың матбугат басмаларында бастырып чыгаруга киткән чыгымнарын шактый киметер иде.
Министр үзенең чыгышында Министрлыкның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.08.2011 № 687 (үзгәрешләре белән) карары белән расланган 2012 – 2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының үтәлешен тикшереп торуга бәйле эше турында сөйләде. Министрлык тарафыннан программаның үтәлешенә мониторинг уздыру оештырылган, ул квартал саен яңартылып тора һәм аның нәтиҗәләре Министрлык сайтында урнаштырыла, программаны үтәүчеләр белән дә эш алып барыла.
2012 елда Татарстан Республикасының 12 дәүләт хакимияте органында (билгеләнгән заданиенең 100%ы) һәм республиканың 18 муниципаль районында (билгеләнгән заданиенең 150%ы) Программаның үтәлешен тикшерү уздырылды.
Тикшерүләр нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат Министрлык сайтында “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә белешмә рәвешендә, шулай ук Министрлыкның яңа мәгълүмат лентасында урнаштырыла.
Программаны үтәүче министрлыклар, ведомстволар һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган мәгълүматка, шулай ук факттагы ситуациягә квартал саен анализ ясала һәм аның нигезендә Программа үтәлеше турында хисап әзерләнә. Программаны үтәү турындагы хисап ярты елга бер мәртәбә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков адресына җибәрелә.
Программа үтәлеше турындагы мәгълүмат таблица рәвешендә квартал саен берләштерелә һәм “Интернет” челтәрендә Министрлык сайтында “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә урнаштырыла.
Программа үтәлешенең барышы турында ел саен Министрлык коллегиясенең киңәйтелгән утырышында муниципаль берәмлекләр белән һәм кызыксынучы затларның киң даирәсе, ММЧ вәкилләре һәм җәмәгатьчелек катнашында видеоконференция режимында фикер алышына.
Моннан тыш, Программа үтәлешенә бәйле проблемалар буенча муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында семинар-киңәшмәләрдә фикер алышу уздырыла.
Нотыкчы билгеләп үткәнчә, 2013 елда контроль гамәлләр уздырганда Программага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 17 августындагы № 713 карары белән кертелгән яңа бурычларны һәм чараларны үтәүгә акцент ясарга кирәк.
2012 елның апрелендә Министрлыкка “Россия Федерациясеннән депортацияләнергә йә чыгарып җибәрелергә тиешле чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны вакытлыча тоту үзәге” Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учрежениесен гамәлгә куючының өстәмә функцияләре (вәкаләтләре) йөкләнде.
Хәзерге вакытка учреждение төзелгән, аның Уставы расланган һәм билгеләнгән тәртиптә теркәлгән. Әлеге үзәкне оештыру һәм матди-техник тәэмин итү буенча эш алып барыла.
Коллегиядә шулай ук түбәндәгеләр чыгыш ясады:
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш.Ш. Ягудин;
Р.Ә. Шәрифуллин, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары; Т.В.Забегина, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары; С.В.Осянин, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары; М.Х.Фатыйхов, Татарстан Республикасы Прокуратурасы идарәсе башлыгы.
Ахырда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ә.Ә. Сәфәров коллегия утырышы эшенә йомгак ясады, 2012 елда Министрлык эшенең нәтиҗәләре шуны күрсәтә: башкарма хакимият органнары эшчәнлеген хокукый тәэмин итү киләчәктә дә дәвам итәчәк һәм нәтиҗәле булачак дип белдерде, 2013 елга Министрлыкның бурычларын билгеләде.
Коллегия эшендә министрлыкларның һәм Татарстан Республикасының бүтән башкарма хакимият органнарының закон проекты һәм бүтән номативлар иҗат итү эшчәнлеге өчен җаваплы вазыйфаи затлары, федераль судьялар, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый палата әгъзалары катнашты.
Коллегия утырышы Министрлык аппаратының һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының алдынгы хезмәткәрләрен һәм республика муниципаль районнары юристларын бүләкләү белән тәмамланды.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International