ТАССР оешуга 100 ел

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы өчен истәлекле көн – Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел!

Моннан нәкъ 100 ел элек 1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының ТАССР оешу турында Декреты кабул ителгән. Татарстан тарихындагы әһәмиятле вакыйга безнең һәркайсыбызның язмышына йогынты ясады, республикабызның социаль һәм икътисадый үсеш юлын билгеләде. Бүген Татарстан барлык өлкәләрдә дә алда баручы, нык үсешкә ия булган төбәкләрнең берсе.

Әлеге тарихи әһәмиятле вакыйга ТР Юстиция министрлыгы өчен дә үзенчәлекле дата булып тора, БҮБКның шул ук Декреты белән ТАССР юстиция халык комиссариаты да оештырылган бит. Татарстан Республикасының алдагы үсеше өчен #йөзеллыктарихын саклау безнең барыбыз өчен дә өстенлекле бурыч булып тора.

Юстиция министрлыгы барлык татарстанлыларны бәйрәм белән котлый! ТАССРның 100 еллыгы белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International