Авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

2020 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан  Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә урнашкан «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү  чарасы уздырылды.

Чарада ТР да Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, РФ Социаль иминият фондының ТР буенчча төбәк бүлеге, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Пенсия фондының ТР буенча  бүлеге, «Татарстан Республикасы буенча Баш медик-социаль экспертиза бюросы» Федераль казна учреждениесе вәкилләре, адвокатлар һәм нотариуслар, шулай ук юридик клиникалар катнашты.

Чара нәтиҗәләре буенча, түләүсез юридик ярдәм сорап 33 мәсьәлә буенча 16 гаилә мөрәҗәгать итте, аларның күбесе «Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы» Федераль казна учреждениесе, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләренә юлланган иде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чараны үткәрүдә актив катнашканнары өчен федераль һәм республика хакимият органнарына, адвокатлар һәм нотариат органнарына, шулай ук «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International