КФУ студентлар клубында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов һәм Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов профессиональ белем бирү учреждениеләрендә белем алучыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм аларны хокукый агарту мәсьәләләре буенча хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән килешүләрне имзаладылар.
Килешү кысаларындагы ике яклы эшчәнлек барыннан да элек республика студентларын хокукый яктан агарту мәсьәләләре буенча мәгълүмат алмашуны, шулай ук түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә уртак эшчәнлекне күздә тота.
«Белем алучыларга аларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмати материал бирү мөһим – бу үзара эшчәнлекне җайга салырга һәм студентларның хокукый белемнәрен арттыруга мөмкинлек бирәчәк”, - диде Айнур Галимов.