"Гражданлык җәмгыяте нигезе буларак халыкның хокукый грамоталылыгы" темасына түгәрәк өстәл

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

2020 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданчыгында Татарстан Республикасы югары белем бирү мәгариф оешмалары базасында эшләүче юридик клиникалар һәм үзәкләр вәкилләре белән "Гражданлык җәмгыяте нигезе буларак халыкның хокукый грамоталылыгы" темасына түгәрәк өстәл форматында киңәшмә уздырылды. Анда министрлыкның түләүсез юридик ярдәм оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов катнашты, ул республикада түләүсез юридик ярдәм оештыру һәм хокукый агарту буенча министрлык эше турында сөйләде.

Семинар барышында "Татарстан Республикасы студентлар лигасы" төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Руфат Кыямов, яшьләрнең хокукый грамоталылыгы һәм хокукый агарту мәсьәләләрен яктыртып, чыгыш ясады. Юридик клиникалар вәкилләре чыгышлары да тыңланды. 

Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы югары белем бирү мәгариф оешмалары базасында эшләп килүче юридик клиникаларның һәм үзәкләрнең үзара хезмәттәшлеген оештыру һәм тәҗрибә уртаклашу, яшьләрнең хокукый грамоталылыгын күтәрү механизмнарын булдыру һәм студент яшьләргә хокукый белем бирү ярдәмендә актив гражданлык позициясен булдыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International