ДӘҮЛӘТ ПРОГРАММАСЫ ҮТӘЛЕШЕН МОНИТОРИНГЛАУ

2019 елның 20 декабре, җомга

2019 елның 20 декабрендә юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов “2019 елда “Татарстан Республикасында 2015-2022 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чаралары үтәлеше турында” мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе вәкилләре Салават Рәхимов һәм Равия Шрша, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук  “Бизнес против коррупции” иҗтимагый процедуралар үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешмасы вәкилләре катнашында узды.

Киңәшмәдә катнашучылар 2019 ел өчен программа чараларының үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм 2020 елның I кварталына төп бурычларны билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International