“Державин укулары” XV Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында дискуссион трибуна

2019 елның 18 октябре, җомга

2019 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Державин укулары” XV Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында  “Федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында “Профессиональ керемгә салым” махсус салым режимын урнаштыру буенча тәҗрибә уздыру турында” 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында үзмәшгуль гражданнарның хокукый статусын билгеләү” темасына дискуссия узды.

Чара барышында юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов доклад белән чыгыш ясады, Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында махсус салым режимын урнаштыру буенча тәҗрибә уздыру турында сөйләде.

Чарада спикер буларак юридик фәннәр докторы, О.Е. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты профессоры Лана Арзуманова катнашты.

Чарада ТР Президенты каршындагы Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, РФ ФСХ ТР буенча идарәсе вәкиле Венера Камалова, юридик фәннәр кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы доценты Ләйсән Фәйзрахманова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International