Татарстан Республикасы Юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы узды

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы узды. Утырышка ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислек итте.

Комиссия утырышында каралды:

2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2015-2021 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча программаны үтәү нәтиҗәләре;

Татарстан Республикасында 2019 елның 1 яртыеллыгында коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек практикасына анализ нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы прокуратурасы мәгълүматы;

2018 елда республика территориясендә коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча республика башкарма хакимияте органнары, хакимиятнең Татарстан Республикасы буенча федераль органнары, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарының эшчәнлек нәтиҗәлелеген мониторинглау нәтиҗәләре;

коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан 2019 елның 1 яртыеллыгында коррпуөцягә каршы тору буенча чараларны гамәлгә ашыру турында тапшырылган анализ нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсе тарафыннан әзерләнгән  күзәтү;

коррупцион һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау  эше өчен җаваплы урындагы затлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International