Азнакай муниципаль районы гражданнарын видео аша кабул итү

2012 елның 21 сентябре, җомга
2012 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы гражданнарын видео аша кабул итү булды, аны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов уздырды. Видео аша кабул итүдә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы башлыгы Н.М.Нәгыймов катнашты.
Видеоконференция элемтәсе рәвешендә кабул итү барышында 7 кеше кабул ителде, алар биргән сораулар төрле өлкәгә карады: педагогик эшчәнлек алып бару рөхсәт ителмәгән затлар, гидротехник корылмаларга даими дәүләт күзәтчелеге тәртибе, суд приставлары эшен тикшереп торучы органнар, опека һәм попечительлек, мәдәни тамашалар һәм спорт чаралары уздырган вакытта тамашачыларның хокукка каршы гамәлләр кылуы өчен административ җаваплылык билгеләү, муниципаль хезмәткәрләр кадрларын ротацияләү.
Кабул итү барышында юстиция министры гражданнарга аларның хокукларын һәм әлеге хокукларны закон нигезләмәләренә таянып гамәлгә ашыру тәртибен тормышта булган очраклар үрнәгендә аңлатты. Шулай, кабул итүдә катнашучылар белән җанлы әңгәмә булды.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов тарафыннан ай саен уздырыла торган муниципаль берәмлекләр гражданнарын видео аша кабул итү нәтиҗәсендә гражданнар үзләрен борчыган сорауга нигезле җавап алалар.
Видео аша кабул итү барышында министрга бирелгән күп кенә сорауларның әһәмиятлелеген исәпкә алып, ТР Юстиция министрлыгы бирелгән сорауларны аларга җаваплар белән бергә Министрлык сайтының «Еш бирелә торган сораулар» бүлегенә урнаштырып килә.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International