Андрей Никитин һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә уза торган 45 нче дөнья чемпионатының ябылу тантанасына Казанга килде.
“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданында узган очрашу барышында яклар Татарстан һәм Новгород өлкәсе төбәкара хезмәттәшлеге мәсьәләләре, шулай ук 45 нче WorldSkills дөнья чемпионаты кысаларында узган чаралар буенча фикер алыштылар.
Очрашуда Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) башлыгы Светлана Чупшева, цифрлы һәм технологик үсеш буенча Россия Президентының махсус вәкиле Дмитрий Песков һәм башка рәсми затлар катнаштылар.
president.tatarstan.ru сайты материаллары буенча.