Чистай муниципаль районының Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” дип аталучы республика акциясе кысаларында беренче класска баручы балалар өчен оештырылган бәйрәмдә катнашты.
Яшь чистайлылар өчен аларның яраткан мультфильм геройлары катнашында күңел ачу программасы оештырылган иде. Рөстәм Заһидуллин, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм чарада катнашучы башка кунаклар балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Белем бәйрәме белән котладылар, шулай ук булачак беренче класс укучыларына мәктәп кирәк-яраклары салынган сумкалар бүләк иттеләр.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе республика шәһәрләре һәм районнарында уку елы башланыр алдыннан 2007 елдан башлап ел саен уздырыла. Ул Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы инициативасы буенча Татарстан Республикасы Президенты, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә уза. Әлеге акциянең максаты авыр тормыш шартларында калган гаиләләрдәге балаларга яңа уку елына әзерләнергә ярдәм итү.