2019 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов Лениногорск муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында А.Г.Галимов тарафыннан торак һәм ипотека мәсьәләләренә кагылышлы, шулай ук торак урыннан чыгарылу, дәүләт хакимияте органнары гамәлләренә шикаять белдерү, күп балалы гаиләләр өчен ташламаларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр каралды.
Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, закон таләпләре аңлатылды.