Рөстәм Заһидуллин һәм министрлык хезмәткәрләре поэзия фестивалендә катнаштылар

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

2019 елның 14 июлендә Татарстан Республикасында күренекле дәүләт эшлеклесе, бөек рус шагыйре, Россиянең беренче юстиция министры Гавриил Романович Державинның тууына 276 ел тулуга багышланган Бөтенроссия поэзия фестивале булып узды.

Поэзия фестивале ачылышы традицион рәвештә Казанның Лядской бакчасында Гавриил Романович һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Тантанада Татарстан Республикасы, Оренбург өлкәсе, Перьм өлкәсе, Кырым Республикасы  язучылар союзлары әгъзалары, укытучылар, шагыйрьләр, әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек әгъзалары, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм мәдәният министрлыклары вәкилләре катнашты. Соңыннан монумент янында «Венок Державину от современных поэтов» дип аталган шигъри митинг узды.

Поэзия фестивале Лаеш районында дәвам итте, анда шулай ук шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды һәм 2019 елда юриспруденция һәм әдәбият өлкәләрендә премияләргә ия булучыларны бүләкләү тантаналары узды.

Юриспруденция өлкәсендә премиягә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы, юридик фәннәр докторы В.Н.Демидов һәм РФ Прокуратурасы университетының Казан юридик институты (филиал) оператив-тикшерү эшчәнлегендә законнар үтәлешенә прокурор күзәтчелеге һәм прокурорның җинаять эшчәнлегендә катнашы кафедрасы мөдире,  юридик фәннәр докторы Ф.Н.Баһаветдинов лаек булдылар.

Ф.Н.Баһаветдинов премиягә «Незаконное вознаграждение в интересах юридического лица: вопросы теории и практики» эше, ә В.Н.Демидов – «Конституционное правосудие субъектов РФ в общегосударственной системе прав и свобод человека и гражданина» монографиясе өчен лаек булдылар.

Әдәбият өлкәсендә премиягә «Корни наши едины» дип аталган Россия халыклары легендалары һәм мифлары җыентыгын, шулай ук һәм Чыңгыз Айтматовның «Белое облако Чингисхана» повестен татар теленә тәрҗемә иткәне өчен  язучы М.Х.Валеев лаек булды. 

Бәйрәмдә шулай ук «Старик Державин нас заметил» поэзия конкурсында катнашкан яшь җиңүчеләрне котлау тантанасы да узды. Башка бүләкләр дә тапшырылды. Аларга китапханәчеләр, рус теле һәм әдәбияты укытучылары, шулай ук мәдәният хезмәткәрләре лаек булдылар.

Кунаклар һәм чарада катнашучылар ардында Татарстан Республикасы юстиөия министры Р.И.Заһидуллин һәм Лаеш муниципаль районы башлыгы М.П.Афанасьев чыгыш ясадылар һәм лаеклыларга бүләкләр тапшырдылар.

 Поэзия фестивалендә  катнашучылар Лаешта гына түгел, Г.Р.Державинның Ватаны булган Сокуры авылында да булдылар, кунаклар өчен анда экскурсия оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International