Татарстан Республикасы Дәүләт архивы буенча экскурсия

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

2019 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре министр Р.И.Заһидуллин белән берлектә “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” ДБУ бинасы буенча экскурсия ясадылар.  Экскурсия ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарихы һәм аның бүгенге эшчәнлеге, ТАССР үсеше тарихы белән танышу максатыннан  оештырылган иде. 

Экскурсия барышында Министрлык хезмәткәрләре уку залын, мәгълүмат үзәген, архив саклау урыннарын карадылар, төрле периодларга караган документларны цифрлаштыру ничек башкарылганлыгы белән таныштылар. ТР Дәүләт архивы хезмәткәрләре шулай ук архив фондлары турында сөйләделәр, әлеге бинада саклана торган күптөрле документларны күрсәттеләр.

Юстиция министрлыгы коллективы Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З.Габдрахмановага, шулай ук “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” ДБУ директорына һәм хезмәткәрләренә кызыклы һәм аңлаешлы экскурсия өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International