2019 елның 21 маенда юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясе һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре катнашында чираттагы киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары Э.Р.Лабашова, Казан шәһәре башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы А.Р. Мөхәммәтшин һәм әлеге юнәлеш өчен җаваплы структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.
Казан шәһәре административ комиссияләре карарларының суд приставлары хезмәте тарафыннан 2017-2018 елдагы үтәлеше нәтиҗәләре каралды, административ җәзалар билгеләү турындагы карарларны үтәү буенча алга таба эшчәнлектә уртак чаралар билгеләнде.