Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

2019 елның 15 маенда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә “Җирле үзидарә органнарының сәяси партияләр һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән үзара хезмәттәшлеген оештыру. Халык белән чаралар турындагы законнарны гамәлгә ашыру” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.

Семинарда Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының гражданлык җәмәгатьчелеге институтлары белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы урынбасары-  комерцияле булмаган иҗтимагый –сәяси оешмалар белән хезмәттәшлек буенча бүлек башлыгы М.Ф.Сәфәров, Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы И.И.Фәхретдинов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгы М.А.Пашкова, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең коммерцияле булмаган оешмалар эшләре буенча бүлегенең баш белгече-эксперты Л.С.Фәхретдинова түбәндәге темалар буенча докладлар белән чыгыш ясадылар:

- «Татарстан Республикасында иҗтимагый-сәяси хәл»;

- «Гамәлләрне (гамәл кылмауларны) дәгъвалау турындагы административ эшләрне һәм вәкаләтле органнарынң халык белән чаралар уздыру мәсьәләләре буенча карарларын карау практикасы»;

- «Халык белән чаралар турындагы законнардагы үзгәрешләргә күзәтү»;

- «Татарстан Республикасында теркәлгән коммерцияле булмаган оешмаларга мөнәсәбәттә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International