Министрлык командасы дәүләт хезмәткәрләренең волейбол буенча спартакиадасында IV урынны алды

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының  Галимов Айнур Газинур улы, Латыйпов Наил Ирек улы, Мингалимов Илфат Марат улы, Әлмөхәммәтов Линар Ринат улы, Кузюров Руслан Равил улы, Сөләйманов Марсель Данил улы, Хөснетдинов Ильяс Дамир улы һәм Хәйруллина Гөлнара Рәис кызы составындагы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең 2019 елдагы волейбол буенча  спартакиадасында IV урынны алды.

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең волейбол буенча  спартакиадасы 2019 елның 20 апреленнән 28енә кадәр дәвам итте. 

Турнирда 27 команда катнашты. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы призлы урыннар өчен көрәштә ярымфиналга кадәр килеп җитте.

Командабызны  җиңүе белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International