Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның 27 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин алып барды.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының коррупциягә каршы тору буенча 2018 елдагы эшчәнлегенә хисап;

2018 ел нәтиҗәләре  буенча норматив хокукый актларга  һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре;

2018 елга Татарстан  Республикасы министрлыгы ихтыяҗы  өчен дәүләт заказын урнаштыру  нәтиҗәләре. Дәүләт сатып алуларын  гамәлгә ашырганда Татастан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өлешендә идарәгә дәүләт заказы индикаторларын үтәү;

2018 елда “2015-2021 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәүне тикшерү кысаларында урыннарга чыгып уздырылган тикшерүләр нәтиҗәләре;

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарының “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтлары бүлекләренең урнаштырылу һәм 2018 елда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча тутырылуларына бердәм таләпләр үтәлешенә мониторинг нәтиҗәләре.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты, коррупция һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше буенча җаваплы зат, Комиссия секретаре М.Д. Сөләйманов, хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү бүлеге башлыгы урынбасары Г.Р. Дәминова, норматив хокукый актларны теркәү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Э.И. Слепнева, җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Г.И. Касыймова, түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.В. Лохотской катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International