2019 елның 21 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин расланган график нигезендә республиканың Әгерҗе, Кукмара, Теләче районнарында яшәүчеләрне видеокабул итте.
Кабул итү барышында гражданнардан җир законнарына, аерым категория гражданнарның торак шартларын яхшыртуга, Татфондбанкта акчалары янган кешеләргә Сбербанк тарафыннан түләүләр һәм башкалар турындагы сораулар керде.
Гражданнарга барлык сораулар буенча да тулы аңлатмалар бирелде.