Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Лыжня России – 2019” чарасында катнаштылар

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

2019 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре традицион “Лыжня России – 2019”  спорт чарасында катнаштылар.

Чаңгы спортын яратучылар өчен төп старт Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионында бирелде. Шәһәр халкы өчен массакүләм стартлар шулай ук Горки-Ометьево урманында да оештырылды. Чаңгы ярышларында 20 000ләп кеше катнашты.

Ярышларның спорт программасы барлык мәйданнарда да катнашучылар өчен оештырылган күңел ачу чаралары белән төгәлләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International