Казан шәһәре Яңа Савин суд районындагы җәмәгать судьялары суд участокларын карау

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

2019 елның 6 февралендә  Татарстан Республикасы юстиция  министры Р.И.Заһидуллин һәм министр  урынбасары Н.В.Рагозина Казан  шәһәре Яңа Савин суд районының  Адоратский урамы, 12 йорт адресы  буенча урнашкан,  күптән түгел  төзекләндерү эшләре башкарылган  3,4,8,9 нчы җәмәгать судьялары суд участокларын карадылар.

Суд участокларындагы эш шартлары белән танышырга Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары И.И.Зарипов, Казан шәһәре Яңа Савин район суды рәисе А.Н.Ковальчук чакырылганнар иде.

Суд участоклары гамәлдәге нормалар нигезендә судьялар кабинетлары, суд утырышлары заллары, архив бүлмәләре, сервер бүлмәләре белән җиһазландырылганнар. Суд участоклары бүлмәләрендә саклак-янгын куркынычсызлыгы һәм хәвеф очрагына сигнализация куелган, керү ишеге янында металл эзләгеч тора. Барлык бүлмәләргә дә кирәкле корпус һәм металл җиһазлар куелган.

Визит кысаларында җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән гомуми җыелыш та уздырылды. Чакырылган кунаклар эш шартларының тиешле таләпләргә туры китерелгәнлеген билгеләп уздылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International