Саба муниципаль районы авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә хокукый ярдәм күрсәтү

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

2018 елның 20 декабрендә  “Россия юристары ассоциациясе”  Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының  Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан  һәм дәүләт хакимиятенең кызыксынган  органнары һәм иҗтимагый оешмалар  катнашында Татарстан Республикасының  Шәмәрдән бистәсендә һәм Байлар  Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә  яшәүче гражданнарга түләүсез  юридик ярдәм күрсәтү чаралары  оештырылды.

Гражданнар өчен пенсия белән тәэмин ителеш, салым хокукы, мирас рәсмиләштерү һәм күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү өлкәсенә караган сораулар актуаль иде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан чарада хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Мурадымова Лилия Викторовна катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International