Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы аппаратларына яңа кабул ителгән хезмәткәрләр “Профессиягә кереш” программасы буенча стажировка уздылар

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

2018 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы аппаратларына яңа кабул ителгән хезмәткәрләр “Профессиягә кереш” программасы буенча стажировка уздылар.

Программа ачылышында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады.

Стажировка программасы Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең суд эшчәнлеге һәм архив эше буенча, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең беренче медицина ярдәме күрсәтүдә, шулай ук министрлыкның структур бүлекчәләре белән эшчәнлек юнәлеше буенча алга таба хезмәттәшлек буенча белемнәрен камилләштерүне күздә тота.

Стажировка программасы ачылышында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы урынбасары Д.И.Подтелкова катнаштылар һәм төп юнәлешләр буенча чыгыш ясадылар.

Шулай ук лекцияләр белән вазыйфаларына оештыру-хокукый, кадрлар белән тәэмин ителеш, электрон документлар әйләнешенең бердәм ведомствоара системасын куллану һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча эшләр кергән бүлек башлыклары һәм хезмәткәрләре дә чыгыш ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International