Административ комиссияләрнең яңа билгеләнгән җаваплы секретарьлары стажировкасы

2018 елның 14 декабре, җомга

Казан шәһәре Административ комиссиясе мәйданында бүген Татарстан Республикасы Апас, Буа, Кайбыч һәм Питрәч муниципаль районнары административ комиссияләренең яңа билгеләнгән җаваплы секретарьлары стажировка уздылар.

Чара ачылышында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы А.Р.Мөхәммәтшин, идарә башлыгы урынбасары – административ комиссияләр эшчәнлеген һәм аларның котрольлек итүче органнары белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Д.А.Латыйпов, административ комиссияләр карарлары үтәлешен тикшерү төркеме башлыгы И.Г.Хисамиев катнаштылар.

Стажировка барышында җаваплы секретарьлар тәҗрибә алмашу максатыннан Казан шәһәре административ комиссиясе утырышында күзәтүчеләр сыйфатында катнаштылар, шулай ук кызыксындырган сорауларга “түгәрәк өстәл” режимында җаваплар бирелде һәм гамәли кулланылыш өчен методик материаллар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International