Татарстан Республикасының җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

2018 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасының җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында катнашты.

Тантананы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ю.З.Камалтынов ачып җибәрде һәм республиканың төрле суд участокларын тәкъдим итүче 19 җәмәгать судьясына таныклыклар тапшырды.

Тантанада шулай ук Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча  идарәсе башлыгы В.Н.Демидов, Суд департаментының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасарлары Р.Ф.Гафаров һәм М.М.Хәйруллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм чакырылган затлар катнаштылар.

Таныклыклар алган җәмәгать судьяларына гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, гаделлек һәм законлылыкны торгызу  эшендә принципиаль булуларын, шулай ук үз эшләрендә законны нык саклауларын теләделәр.

Тантана соңында җавап сүзе белән Казан шәһәре Вахитов суд районының 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы Глеб Урасинов чыгыш ясады. Ул күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдереп, бары тик гадел карарлар гына кабул итәчәкләрен әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International