Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Россия Федерациясенең Идел буе федераль округында урнашкан субъектларында 2017 елда коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча эш нәтиҗәләре турында;

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәт турындагы программасының 2018 елның 1 яртыеллыгында үтәлеше турында;

Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый мониторинглау комитеты тарафыннан 2018 елда  уздырылган “Татарстан Республикасы халкының коррупция турындагы фикерләрен өйрәнү” социологик тикшеренүе нәтиҗәләре;

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләренең 2018 елда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика экспертлар комиссиясе төркеме составында коррупциягә каршы комплекслы чараларны уздыруда катнашулары турында.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, түләүсез юридик ярдәмне планлаштыру һәм оештыру бүлеге башлыгы А.В.Лохотской, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы консультанты, коррупцион һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы зат, Комиссия секретаре М.Д.Сөләйманов катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International