Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин республиканың Арча һәм Алабуга районнарында яшәүче гражданнарны видео кабул итте

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

2018 елның 28 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин республиканың Арча һәм Алабуга районнарында яшәүче гражданнарны видео кабул итте.

Гражданнарны кабул итү барышында алардан бала туган очракта түләнә торган акчалар, дача амнистиясен озайту, пай җирләрен межалау, хокук булдыручы документлар булмаган очракта җир кишәрлеген үз милкенә күчерү, мирас итеп калдырылган мөлкәттән баш тарту мөмкинлекләре, мирас итеп алынган мөлкәтнең өлешен башкаларга тапшыру, ипотека кредитын реструктурлаштыру, ятим балаларны торак белән тәэмин итү һәм башкаларга кагылышлы  мөрәҗәгатьләр керде.

Гражданнарның барлык сорауларына да тулы аңлатмалар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International