Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

2018 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренүз вазыйфаларына туры килүләренә аттестацияләү утырышы узды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалларын билгеләүгә, функциональ вазыйфаларын үти алуларын ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклаудан гыйбарәт.
Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 7 аттестацияләнүче үз вазыйфаларына туры килә дип, 1 хезмәткәр – үз вазыйфасына туры килә һәм кадрлар резервына кертелүгә лаек дип, тагын 1 хезмәткәр өстәмә профессиональ белемне уңышлы рәвештә алган очракта үз вазыйфасына туры килә дип табылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак  Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International