ТР Юстиция министрлыгы командасы “Татарстан Республикасы Президенты Кубогы” на тау чаңгысы һәм сноуборд буенча ярышлар фестивалендә катнашты

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

2018 елның 11 мартында “Свияжские холмы” шәһәр-курорт базасында “Татарстан Республикасы Президенты Кубогы” на тау чаңгысы һәм сноуборд буенча беренче фестиваль узды.

Ярышлар Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары коллективлары арасында, шулай ук республика предприятиеләре һәм банклары командалары арасында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шәхси һәм команда зачетларында узды.

Ярышлар регламенты буенча һәр команда составына 4 кеше – тау чаңгысында шуучы 2 кеше һәм 2 сноубордчы керде. Ярышлар параллель слалом-гигант дисциплинасында узды. Финалларда җиңү өчен һәр төркемдә квалификация ярышларында ачыкланган иң яхшы 4 команда ярышты.

Чарада 100дән артык кеше катнашты.

Министрлык данын якладылар:

Галимов Айнур Газинур улы – юстиция министрының беренче урынбасары,

Воробьёв Антон Валерьевич – җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы,

Беденьгов Андрей Александрович – мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы,

Мөхетдинова Диана Ринат кызы – оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлегенең өлкән белгече.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча команда 5 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International