Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль хезмәткәрләргә стажировка уздырыла

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

2018 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкалары программасы ачылышы булды.
Программа ачылышында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин һәм КФУ дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры И.А.Привалов сәламләү чыгышлары ясадылар.
Стажировка программасы белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов таныштырды.
Ике атналык стажировка программасы җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләренең яшь белгечләренең профессиональ белемнәрен күтәрүне, шулай ук эшчәнлек юнәлешләре буенча министрлыкның структур бүлекчәләре белән алга таба хезмәттәшлек итүне күздә тота.
Стажировка программасы ачылышында шулай ук министрлыкның эшләр башкаручысы Н.И.Латыйпов һәм министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары – стажировка программасы юнәлешләренә кураторлык итүчеләр дә катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International