Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы чаңгы ярышында өченче урынны алды

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

2018 елның 3 мартында Татарстан Республикасы  Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре  Татарстан Республикасы дәүләт  хезмәткәрләре һәм муниципаль  хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында  узган чаңгы ярышларында катнаштылар. Ярышлар Зеленодольскта урнашкан  “Маяк” спорт комплексында узды. Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгы командасын җәмәгать  судьялары эшчәнлеген тәэмин  итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьев, мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.А.Беденьгов, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Т.С.Свиридова тәкъдим иттеләр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы гомуми исәптә өченче урынны алды.
Котлыйбыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International