ТР Юстиция министрлыгы “Эколидер” республика конкурсы җиңүчеләре арасында

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында 2017 ел нәтиҗәләре буенча “Эколидер” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Конкурсның бурычлары булып дәүләт экология сәясәтенең төп юнәлешләрен гамәлгә ашыру, экологик хәрәкәтне үстерү, табигатьне саклау турындагы белемнәрне пропагандалау тора.  Әлеге чара Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына үзенә күрә бер йомгак ясау булды.

ТР Юстиция министрлыгы – “Эколидер” республика конкурсы җиңүчеләре арасында. “Татарстан Республикасында экология иминлеген тәэмин итү өчен” лаеклы бүләкне Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры В.В.Селифанов тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International