Белем бирү семинары

2017 елның 2 декабре, шимбә

2017 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Чаллы шәһәре һәм Тукай суд районнары җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә белем бирү семинары узды.

Белем бирү эшчәнлеге барышында анда Министрлык бүлекләре башлыклары - А.В.Назарова, А.Г.Сафин, шулай ук һөнәри вазыйфаларына җәмәгать судьялары эшчәнлеген мәгълүмати, кадрлар, матди-техник һәм оештыру ягыннан тәэмин итү кергән әйдәп баручы белгечләр Л.Р.Әлмөхәммәтов, Л.Р.Хәбибуллина, А.Р.Әхмәтшина, Д.А.Пилин катнаштылар. Чыгышлары барышында алар үз эшчәнлекләре өлкәләренә кагылышлы кыенлыклар турында әйтеп киттеләр.

Очрашу кысаларында суд участоклары эшчәнлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды, шулай ук оештыру эшләре һәм документлар әйләнеше бүлегенең өлкән белгече Г.Р.Сафиуллина электрон документлар әйләнешенең бердәм ведомствоара системасында эшләргә өйрәтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International